2015 елның 14 июлендә Иннополиста Татарстан Республикасы президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Саклык банкы идарәсе председателе Герман Греф очраштылар. Очрашу кысаларында тәҗрибә сыйфатында ике килешү ясалды, аның нигезендә Татарстанда киләсе елның икенче яртысыннан менә нәрсәләр булачак:
• беренчедән: ислам банкингы өлкәсендәге хезмәттәшлек үсәчәк һәм тирәнтен өйрәнеләчәк (барлыкка килгән икътисадый хәлләрдә бу аеруча кирәк);
• икенчедән: «Безналичный Татарстан» дигән сынау программасын тормышка ашыру этабы башланачак, бу исә акча әйләнеше мониторингын гадиләштерергә һәм банк белән гражданнар арасындагы исәп-хисап эшләрен җиңеләйтергә тиеш.
Экспертлар фикеренчә, бу килешүләр, әгәр уңышлы тормышка ашырылса, кыска вакыт эчендә Татарстан икътисадына гына түгел, ә Россия Федерациясе икътисадына да тулаем уңай йогынты ясаячак.
15.07.2015
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|