Әнвәр Бакиров (Әнвәр Закир улы Бакиров) – татар композиторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты. 1920нче елның 7нче июлендә Казанда туа. Әнвәр Бакиров 2001нче елның 10нчы августында Казанда вафат була. Алабуга һәм Казан шәһәрләрендә ике балалар музыка мәктәбенә Әнвәр Бакиров исеме бирелгән.
|