Фасил Әхмәтов (Фасил Әхмәтгали улы Әхмәтов) – татар композиторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты. 1935нче елның 23нче маенда Салтык-Ерыклы авылында туа. Фасил Әхмәтов 1998нче елның 6нчы сентябрендә Казанда вафат була.
|