Салих Сәйдәшев (Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев) – танылган татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе. 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа. Салих Сәйдәшев 1954 елның 16 декабрендә Мәскәүдә вафат була. Казанда бер урам һәм Дәүләт Зур концерт залы Салих Сәйдәшев исеме белән аталган.
|