Җәүдәт Фәйзи (Җәүдәт Харис улы Фәйзиев) – күренекле татар композиторы, халык авыз иҗатын туплаучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты. 1910 елның 4 гыйнварында Оренбургта укытучы гаиләсендә туа. Җәүдәт Фәйзи 1973 елның 2 маенда Казанда вафат була. Казандагы бер урамга Җәүдәт Фәйзи исеме бирелгән.
|