Мәкальләр
Сайлап алынганнары
|
- Авызыңда кан булса да кеше алдында төкермә.
- Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер.
- Азыклы ат арымас.
- Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс.
- Әҗәлдән дару юк.
- Бака бакылдап, телчән такылдап туймас.
- Бала күздән, адәм сүздән зыянлый.
- Балык башыннан чери.
- Гаеп мулла кызында да була.
- Дусның искесе, хатынның яңасы яхшы.
- Дүрт аяклы ат та абына.
- Егетлек кадерен карт белер.
- Еракка яшерсәң, якыннан алырсың.
- Җан тартмаса, кан тарта.
- Запас эчне тишми.
- Икәү белгәнне ил белә.
- Иле барның теле бар.
- Ир - баш, хатын - муен.
- Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас.
- Иске яңаны саклый.
- Йомшак агачны корт баса.
- Калган эшкә кар ява.
- Кара халык - кара сарык.
- Карга күзен карга чукымый.
- Китап - белем чишмәсе.
- Кунак ашы - кара-каршы.
- Куркысан - эшлэмэ,эшлэсэн - куркма.
- Күз күрә берне, күңел - меңне.
- Күз курка - кул йолка.
- Матурга да акыл артык булмас.
- Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк.
- Ни чәчсәң, шуны урырсың.
- Олы кеше - солы төше.
- Өй дәрте - дию дәрте.
- Сакал агармый акыл керми.
- Сыер дуласа аттан яман.
- Тавык төшенә тары керә, ашамаса - тагы керә.
- Тамчы тама-тама таш тишә.
- Татарга тылмач кирәкми.
- Тимерне кызуында сук.
- Уеннан уймак чыга.
- Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар.
- Үзе егылган еламас.
- Халык әйтсә хак әйтер.
- Һәркемнең кулы үзенә таба кәкре.
- Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит.
- Эт өрер - бүре йөрер.
- Юаштан юан чыга.
- Язгы көн ел туйдыра.
- Яшең җитмеш - эшең бетмеш.
|
|
|