Татар мифлары
Абзар иясе
Абзар иясе («абзар хуҗасы», «ишек алдында», «сарайда яшәүче») татар мифларында абзарда яки хуҗалыкта яшәүче җан иясе. Төннәрен Абзар иясе кеше яки нинди дә булса хайван кыяфәтендә күренә дип исәпләнгән. Йорт хайваннарының кайберләрен ул ярата, ашата, ә кайберләрен җәберли. Шуңа күрә Абзар иясе яратмаган хайваннан котылырга кирәк, чөнки ул барыбер үләчәк дип уйлаганнар.
Йорт иясе кебек Абзар иясе белән дә яхшы мөнәсәбәттә булырга, аның көеннән торырга һәм вакыт-вакыт күңелен күрергә кирәк. Шундый ышану бар, Абзар иясе әйбәт кешеләргә ярдәм итә һәм төнлә сыер бозаулаганда, янгын яки нинди дә булса бәхетсезлек килгәндә, тәрәзәгә шакып йокыдан уята. Кайчагында атларның ялын үреп куя. Һәр Абзар иясе төрле хайваннарны үзенчә ярата һәм аларны төсләре буенча аера. Әгә аңа кара төстәге хайваннар охшамый икән, ул аларны исән калдырмый.
|