Татар мифлары
Албасты
Татар мифларында Албасты-хатын-кызлар өммәтендәге иблискә охшаш персонажлар. Гадәттә тузгыган озын сары чәчле һәм имиләре асылынып торган килбәтсез ялангач хатын кыяфәтендә күренә. Кайвакыт Албасты образына өченче күз һәм озын тырнаклар да өстәлә.
Шундый хәл булуы мәгълүм, урманда бер кешегә Албасты очрый һәм аны күкрәкләре белән кыйный. Әлеге кеше өенә көч-хәл белән исән килеш кайтып җитә, әмма өч көннән соң үлеп китә. Аның бөтен тәне күгәреп чыккан була.
Албасты кечкенә балаларны юк итә. Ул баланы үзен генә калдырганнарын көтеп тора, әгәр калса, аны үзенең күкрәген биреп туендыра, һәм бала үлә. Албасты зыян салмасын өчен, бала йоклый торган карават башына пычак яки берәр тимер әйбер; кайчагында инә кадап куялар. Албасты шулай ук йөкле хатыннарга зыян сала. Элек заманнарда йөкле хатыннарга итәгенә инә кадаган күлмәк киеп йөрергә киңәш иткәннәр.
|