Татар мифлары
Бичура
Бичура-татар әкиятләре һәм мифларындагы уйдырма җан иясе. Еш кына кызыл күлмәкле кеше кыяфәтендә күз алдына китергәннәр. Бичура-йорт иясе-берничә әдәби әсәр персонажы (мәсәлән, Туфан Миңнуллин пьесалары).
Татарлар Бичураны иске баш киеме кигән кечкенә гәүдәле хатын дип уйлаганнар. Алар өйнең идән астына яисә мунчага килеп урнашырга мөмкин дип исәпләнгән. Кайчагында алар өчен аерым бүлмә бүлеп куйганнар. Бу бүлмәдә төнгә тәлинкә белән ашарга һәм берничә кашык куеп калдырганнар. Бичура кешегә бернинди дә зыянын салмый, ләкин төнлә бик еш һәм төрлечә комачаулый: кычкыра, уйный, көлә, шаярта, йоклаучыны бер урыннан икенче урынга тартып йөртә, әйберләрне бер урыннан алып икенче урынга яшереп куя. Татарларда аның турында шундый әйтем дә бар: «кая югалды бу әйбер, бичура урладымы әллә?» Мичне томалап куйсалар, төнлә ул аны ача һәм, гомумән, шуклана. Бичура өйгә ничек килеп керә соң? Татарлар моны болай аңлаталар: әгәр кеше өенә озак вакыт мич чыгармыйча торса, ә аннан соң шунда яши башласа, шул вакыт бичура пәйда була.Бичураны өйдән куып җибәрү чаралары бармы соң? Берәүләр әйтә, моның өчен өйне сүтәргә һәм икенче урынга салырга кирәк, ди; икенчеләр өйгә аю кертү дә җитә һәм бичура кача, диләр.
|