Татар мифлары
Шүрәле
Шүрәле - татар әкиятләрендәге кешегә охшаган мифик җан иясе, урман рухын чагылдыра. Гадәттә ул кыска буйлы, бөкре, озын нәзек бармаклы, озын аяклы, сакаллы һәм маңгаенда кечкенә мөгезе бар дип тасвирлана. Кешеләрне кытыклап үтерә. Көтүдән атларны урлап китә, аларда атланып чаба, үтергәнче куарга мөмкин. Атның сыртына сумала сөртеп, Шүрәлене тоталар. Шүрәле судан курка, шуңа күрә аннан елга яки инеш аркылы сикереп котылалар. Әкият геройлары шулай ук Шүрәленең бармагын агачтагы ярыкка кыстырып алдыйлар.
|