Пәрәмәч пешерү өчен кирәкле әйберләр
Камыр ясау өчен: 500 грамм он, 260 миллилитр сөт, 15 грамм чүпрә, бер бал кашыгы тоз, 1,5 бал кашыгы шикәр комы, 60 грамм ак май һәм 3 аш кашыгы көнбагыш мае.
Эчлеге өчен: 400 грамм сыер ите*, бер баш суган, бер чәй кашыгы тоз һәм бер чеметем кара борыч.
* Сыер итеннән тыш башка төрле бүтән итләр дә алырга мөмкин. Бары дуңгыз ите генә кулланылмый, чөнки мөселманнар ашау өчен дуңгыз итенә якын да килмиләр.
1нче эш
Җамаякка он иләгез, шуңа сөт салыгыз, ак май өстәгез, чүпрә сибеп җибәрегез, шикәр комы кушыгыз да, тоз салып барысын бергә болгатыгыз һәм камыр баса башлагыз. Камыр әзер булгач аңа өч аш кашыгы көнбагыш мае кушып җибәрегез*.
* Сыек майны пәрәмәчләрне духовкада (кухня плитәсе) пешергән очракта гына салырга кирәк.
2нче эш
Җамаяктагы камырның өстен каплагыз да, кабарту өчен, бер сәгатькә җылы урынга куегыз (күләме 2 тапкырга артырга тиеш).
3нче эш
Камыр кабара торганда эчлек әзерләргә керешегез. Моның өчен ит белән суганны иттарткычтан чыгарасыз. Тоз, борыч салып бик әйбәтләп болгатасыз*.
* Әгәр ит корырак күренсә, азрак су өстәргә мөмкин.
4нче эш
Камырны он сибелгән тактага куегыз. Камырдан бер озын «колбаса» тәгәрәтеп ясагыз Һәм аны пычак белән кискәләп 70-75 граммлы кабартмалар әзерләгез.
5нче эш
Кабартмалардан уклау белән уклап, диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр ясагыз. Җәймәнең уртасына 43-45 грамм әзер ит фаршы салыгыз һәм аны җәеп баскалап куегыз.
6нчы эш
Камырның кырыйларын күтәреп, түгәрәк савыт сыман итеп бөреп чыгасыз (уртасында 3 см. диаметрлы тишек калсын).
7нче эш
Калай табаны сыек май белән майлагыз да пәрәмәчләрне шунда тезеп чыгыгыз. Ике күкәй сарысын болгатыгыз һәм шуны пәрәмәчләр өстенә сөртегез.
8нче эш
Пәрәмәчләр тезелгән табаны 180 градуска кадәр кыздырылган мичкә куыгыз һәм 25-30 минут тотыгыз.
9нчы эш
Пәрәмәчләрне духовкадан алыгыз һәм 5-10 минут суытыгыз.
10нчы эш
Пәрәмәчләрне табадан алып, тәлинкәләргә тезеп чыгыгыз. Ашыгыз тәмле булсын!
12.02.2015
© Халисә Мансурова
© Мәкалә һәм фотосурәтләргә бөтен хокуклар автор һәм «Кара Аккош» татар интернет-журналына карый. Мәкаләне яки фотосурәтләрне тулысынча яки өлешчә күчереп алганда «Кара Аккош» татар интернет-журналына туры сылтама кую мәҗбүри.
|