Татар бәйрәмнәре
Каз өмәсе
«Каз өмәсе» - борынгы татар бәйрәме, анда татар егетләре һәм кызлары эш барышында (бергәләп каз йолкыганда - исеме дә шуннан алынган) киләчәктә кавышу һәм гаилә кору өчен бер-берсенә күз атканнар. Бәйрәм кышның беренче көннәрендә башлана һәм бөтен авыл каз йолкып бетергәнчегә кадәр дәвам итә. Бәйрәм барышында җиткән кызлар каз йолку осталыгы, шаянлык һәм җырлау буенча үзара ярышканнар. Ә өйләнмәгән егетләр бөркетләр шикелле өй тирәсендә бөтерелгәннәр, кәләш күзләгәннәр, тәрәзәгә сырышканнар һәм бер генә минутка булса да өйгә кереп чыгу өчен төрле сәбәп табарга тырышканнар.
|