Татар бәйрәмнәре
Сабан туе
«Сабантуй» - татар халкының ел саен язгы кыр эшләрен төгәлләү хөрмәтенә үткәрелә торган иң күренекле бәйрәме.
Сабан туен бәйрәм итүнең тамырлары борынгы заманарга барып тоташа һәм авыл хуҗалыгы эшләре белән бәйләнгән. Бу йоланың беренчел максаты, мөгаен, уңыш алласының күңелен күрү, шуның нигезендә яңа елда яхшы уңыш алуга булышлык итәргә омтылу булгандыр. Элек сабан туен язгы кыр эшләре башлану хөрмәтенә үткәргәннәр (апрель ахырында), хәзер исә бетерү хөрмәтенә (июнь аенда).
Сабан туе татар халкының яраткан һәм һәр җирдә була торган бәйрәме. Шуңа күрә ул борынгы заманнардан бүгенгә кадәр үткәрелеп килә, бары сугышлар вакытында һәм тормышның кыен чорларында гына өзелеп торган. Әмма тыныч тормышка кайту белән сабан туе кабат үткәрелә башлый. Соңгы еллардагы эзләнүләр шуны күрсәтә: сабан туе иртә яздан-кар эри башлау белән чәчү башланганчы үткәрелә торган йола-гадәтләрнең чиратлашып баруыннан гыйбарәт булган. Бу бәйрәм бөтен татар авылларында һәм дөньядагы зур татар берләшмәләрендә булып торган. Аны үткәрүдә кайбер йолаларның булу яки булмавыннан җирле аермалар күзәтелгән.
Вакытлар узу белән сабан туеның гореф-гадәтләре үзгәргән. Әкренләп җирле аермалар бетә бара, аны үткәрүнең бердәм вакыты барлыкка килә: хәзер сабан туе язгы кыр эшләре төгәлләнеп, печән чаба башлау алдыннан була торган авыл хуҗалыгы эшләре арасында үткәрелә. Татарстанда сабан туе нигездә этаплап үткәрелә: башта ул аерым авылларда бәйрәм ителә, бер атнадан соң район сабан туе була. Сабан туен бәйрәм итүне эре шәһәрләр һәм Татарстанның башкаласы-Казан төгәлли. Элек сабан туен үткәрүнең аерым көне билгеләнмәгән була, авыл кешеләре үзләренә кайчан җайлы, шул көнне бәйрәм ясаганнар, ә хәзер сабан туен бәйрәм итүнең гомумкабул ителгән ял көне – якшәмбе билгеләп куела.
Еллар узу белән бәйрәмнең гомуми формалары барлыкка килә, тормыштагы гореф-гадәтләрнең кайбер этаплары һәм искергән йолалар төшеп кала. Әкренләп сабан туеның өченче варианты өстенлек итә башлый, ул бүләкләр, мәйдан җыю һәм яшьләрнең кичке уеннарыннан гыйбарәт. Әкренләп «ботка» пешерү өчен азык-төлек җыю,балаларның өй саен кереп буяулы күкәйләр җыю кебек төрләре юкка чыга. Бу кайбер йолаларны дингә бәйләп карау һәм аларның совет властьлары тарафыннан тыелуы белән бәйләнгән, шуның өстенә азык-төлек җыюны теләнеп йөрү, хәер сорауга тиңли башлыйлар.
Сабан туе халыкара милли татар бәйрәме булып тора, ул Татарстанда дәүләт, Рәсәйдә федераль бәйрәм, дөньяның күп шәһәрләрендә рәсми шәһәр бәйрәменә әверелде. Шуның өстенә җирле татар оешмаларының башлап җибәрүләре аркасында сабан туйлары шәхси тәртиптә Вашингтон, Нью-Йорк, Сан-Франциско, Берлин, Ташкент, Монреаль, Торонто, Прага, Стамбул һәм башка күпләгән шәһәрләрдә үткәрелде.
|