Татар әдәбияты
Мирсәй Әмир
Мирсәй Әмир (Мирсаяф Мәсәлим улы Әмиров) – татар драматургы, прозаик, журналист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. 1907нче елның 6нчы гыйнварында Җиргән (Уфа губернасы) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. 1980нче елның 1нче июнендә Мирсәй Әмир Казанда вафат була.
|