Дирбия
Камыр өчен алына: 300 грамм он, 100 миллилитр җылы сөт, 100 грамм акмай, бер йомырка, берәр чеметем шикәр комы һәм тоз.
* 40 граммы камыр өчен һәм 60 граммы көлчәләрне майлау өчен.
Эчлек өчен алына: 400 грамм арчылган бәрәңге, 80 миллилитр җылы сөт, бер уртача зурлыктагы суган, 50 грамм көнбагыш мае һәм кирәгенчә тоз.
1нче эш
Җамаякка бер йомырка сытыгыз, шуңа 100 миллилитр җылы сөт өстәгез, 40 грамм акмай, берәр чеметем шикәр комы белән тоз салыгыз да, барысын бергә бик әйбәтләп болгатыгыз.
2нче эш
Икенче савытка иләктән он иләгез, ул өскә таба очлаеп күтәрелеп торсын. Шуның очына кечкенә чокыр ясагыз һәм әзерләгән сыек массаны шунда салыгыз. Аннан кашык белән түгәрәк хәрәкәтләр ясап камыр болгата башлагыз.
3нче эш
Барысын бергә кушып болгатканнан соң, камыр каты формага керә, шуннан аны он сипкән куна тактасына алып куегыз да камыр баса башлагыз. Ул йомшак сыгылмалы булып торсын. Шуннан камырны түгәрәк формага кертегез һәм 25-30 минутка кабарырга куегыз.
4нче эш
Камыр кабара торганда, бәрәңге арчып, аны эре кисәкләргә бүлгәләгез. Аннан тозлу су салынган кәстрүлгә салып пешерегез.
5нче эш
Бәрәңге пешә торганда, сүрән генә кыздырылган табага 50 грамм акмай салып, ваклап туралган суган өстәгез һәм шуны алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз.
6нче эш
Пешкән бәрәңгене җамаякка алып салыгыз да 100 миллилитр җылы сөт өстәп, тукмак белән изеп, бәрәңге боламыгы ясагыз. Шуңа кызган суганны салып, кирәгенчә тоз өстәгез дә бик әйбәтләт болгатыгыз.
7нче эш
Камырны он сипкән куна тактасына алып куегыз һәм аннан озынча «колбасалар» тәгәрәтегез һәм шуны 40-50 грамм зурлыктагы зур булмаган кабартмаларга кискәләгез.
8нче эш
Кабартма кисәкләреннән диаметры 16-17 сантиметр зурлыгында көлчәләр тәгәрәтеп ясагыз. Шуннан аларны кызган коры табада, әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндереп, тышы кызарганчы пешерегез.
9нче эш
Пешкән көлчәләрнең һәрберсен берсе өстенә икенчесен куеп, тирән тәлинкәгә сала барыгыз. Салгач, көлчәләрнең өсләрен акмай белән майлап җибәрегез (өстен тастымал белән каплап торырга кирәклеген дә онытмагыз).
10нче эш
Көлчәләрнең ярты өлешенә 45-50 грамм бәрәңге боламыгы сылагыз да, урталай бөкләгез. Кыстыбый әзер.
11нче эш
Кыстыбыйларны тәлинкәгә салыгыз һәм өстәлгә китерегез. Ашыгыз тәмле булсын!
23.03.2015
© Халисә Мансурова
© Мәкаләгә һәм фотосурәтләргә бөтен хокуклар авторга һәм «Кара Аккош» татар интерент-журналына карый (karaakkosh.com). Сайттан материалларны тулысынча яки өлешчә күчереп алу өчен «Кара Аккош» татар интернет-журналы редакциясеннән язмача рөхсәт алу мәҗбүри.
|