(X-XIII гасырларда барска атланган җайдак хатын рәвешендәге йозак)
Татар халкында шундый символларның берсе булып, борынгы болгарларда ук уңыш һәм балаларны яклау алласы булган барс тора. Шушы җәнлек кыяфәтендә борынгы бабаларыбыз йозаклар, бизәнү әйберләре һәм төрле көнкеүреш әйберләре ясаганнар.
(Татарстан Республикасы гербындагы канатлы барс)
Бөтен татар халкы өчен барсның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңлау өчен, бу матур сынлы җәнлекнең Татарстан Республикасы гербын бизәп торуын әйтү дә җитә.
© Тимур Исмай
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|