Татар әдәбияты
Фазыл Туйкә
Фазыл Туйкә (Фазыл Әхмәткәрим улы Туйкә) – татар шагыйре, драматург, тарихчы, халык авыз иҗатын туплаучы. 1888нче елның 10нче июнендә Зәй-Каратай авылында мөәзин гаиләсендә туа. 1938нче елның 15нче февралендә «Атласов» милли оешмасында катнашкан өчен атып үтерелә. Казандагы Архангельск зиратына күмелгән. 1958нче елда реабилитацияләнә. Татарстан Республикасы Зәй-Каратай авылындагы бер урам һәм урта мәктәпкә Фазыл Туйкин исеме бирелгән.
|