Татар әдәбияты
Һади Такташ
Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) - татар халкының күренекле шагыйре һәм драматургы, татар шигъриятенең классигы. 1901нче елның 1 февралендә Сыркыды авылында (Тамбов губернасы) күп балалы крестьян гаиләсендә туган. 1931нче елның 8 декабрендә Казанда тифтән үлә. М. Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркы территориясендәге зиратка җирләнгән.
|