Татар әдәбияты
Нәкый Исәнбәт
Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сирҗи улы Закиров) – татар язучысы, шагыйрь, драматург, прозаик, фольклорчы-галим һәм филолог, татар сүзлекләрен төзүче. Мәдәният дөньясына татар халкының героик “Идегәй” эпосын (дастан) кертеп җибәрә. 1899нчы елның 29нчы декабрендә Малаяз авылында, авыл мулласы гаиләсендә туган. 1992нче елның 12нче сентябрендә Нәкый Исәнбәт вафат була. Казанда бер урамга Нәкый Исәнбәт исеме бирелгән.
|