Татар әдәбияты
Салих Баттал
Салих Баттал (Салихҗан Вәзыйх улы Батталов) – татар язучысы, шагыйрь, драматург һәм тәрҗемәче. 1905нче елның 5нче гыйнварында Зур Тигәнәле (Спас өязе Казан губернасы) авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. 1995нче елның 14нче мартында Салих Баттал вафат була. Искиткеч шагыйрь Салих Баттал истәлегенә туган авылы Зур Тигәнәледә бер урамга аның исеме бирелгән.
|