Татар әдәбияты
Шәүкәт Галиев
Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Гали улы Һидиятуллин) – танылган татар язучысы, шагыйрь, СССР Язучылар Союзы әгъзасы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Егерменче гасырның икенче яртысындагы татар балалар әдәбиятының иң күренекле вәкиле. 1928нче елның 20нче ноябрендә Зур Бакырчы авылында, кибеттә сатучы булып эшләүче гаиләсендә дөньяга килә. 2001нче елның 7нче маенда Шәүкәт Галиев вафат була. Казан шәһәренең Яңа Бистә зиратына җирләнгән.
|