Мәдәният
Җәмгыять
Спорт
Финанслар
Сәясәт
Дин
Фотоотчетлар
Мәкаләләр
• ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП • ЧИТТӘН КАРАГАНДА • ЭНЦИКЛОПЕДИЯ

Татар халык әкиятләре

«Ай белән Кояш»

Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.

Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар: — Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.

— Кулны мин, — дигән Ярканат, — шул сәбәпле куймадым, дигән:

Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр, Кояш төшмәгән җирдә үсмәс, — дигән.

Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр:

— Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул, — дигәннәр.

Ай белән Кояшка икесенә дә, бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди.

Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:

— Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм, — дигән.

Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән. Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди. Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.

• Журнал турында • Авторларга • Элемтәләр TAT RUS
Сәясәт Фатих Сибагатуллин: «Чынлыкта Татарстан табышның 23 процентын гына үзендә калдыра».
»» 19.01.2017
Җәмгыять Бөтентатар иҗтимагый үзәге татар телен бердәнбер дәүләт теле дип игълан итәргә чакыра.
»» 18.01.2017
Мәдәният Казанда татар язучысы Адлер Тимергалин төзегән «Миллият сүзлеген» тәкъдир итү булды.
»» 13.01.2017
Җәмгыять Татарстанда республикадан читтә яшәүче татарлар өчен туристик маршрутлар эшләргә...
»» 13.01.2017
Җәмгыять Татарстанда 2016 елда иң киң таралган исемнәр аталды.
»» 11.01.2017
Эксклюзив
Мәскәүдә «Казан» чәйханәсендә танылган татар җырчысы Зилә Камалованың җыр концерты булып узды.
Вакыйга
Кремль сараенда «Үзгәреш җиле-2016» татар җыры фестивале лауреатларының Гала-концерты үтте.
Мәкалә
XX гасырның беренче яртысында революциягә кадәр чыгарылган күренекле газета-журналларга күзәтү.
Сайланма
Казанда Камал театры каршындагы мәйданда ел саен уза торган чара - «Хәтер Көне» митингысы үткәрелде.
 © Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
 © 2014-2016 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.