Мәдәният
Җәмгыять
Спорт
Финанслар
Сәясәт
Дин
Фотоотчетлар
Мәкаләләр
• ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП • ЧИТТӘН КАРАГАНДА • ЭНЦИКЛОПЕДИЯ

Татар халык әкиятләре

«Каракош»

Борын заманда булган икән, ди бер карт. Бу картның өч кызы булган.

Көннәрдән беыцццр көнне карт базарга барырга җыена башлый. Китәргә җыенганда ике кызын уятып сорый: «Нинди бүләк алып кайтыйм?» – дип, кечесен уятырга жәлли. Китә бу базарга.

Шушы вакытта кече кызы төш күрә. Төшендә биек коймалар белән әйләндереп алынган бер бакчада бик матур чәчәк белән уйнап йөргәнен күрә. Чәчәк белән озак кына уйнагач, чәчәкне югалта бу, эзли-эзли һич тә таба алмый. Чәчәкне таба алмавына кайгырып, елап уянып китә. «Сиңа нәрсә булды, ник елыйсың?» – дип, нихәтле генә сорасалар да, кыз җавап бирми. Бакчаларына чыгып, аннан да теге чәчәкне эзләп карый кыз, андый чәчәк булмый.

Әтиләре базардан кайта, алган бүләкләрен бирә. Кече кызга апаларына караганда да күбрәк бүләк алган була. Шулай булса да, кече кыз бүләкне этәреп кенә куя. Атасы гаҗәпләнеп: «Ник алмыйсың?» – диюенә кыз яшьле күзләрен сөртә-сөртә төшендә бик матур чәчәк күрүен сөйли. «Миңа шул чәчәкне табып алып кайтсаң, бернәрсә дә кирәкми башка», – ди. Атасы бу чәчәкнең бик еракта булуын белсә дә, алып кайтырга сүз бирә. Атасы әйтә: «Алып кайтуын кайтырмын, тик ул чәчәк безгә файда китермәс», – ди. Кыз анысына да карамый: «Шул чәчәк кенә булсын!» – ди.

Карт юлга чыгарга хәзерләнә башлый. Шул вакыт бабасыннан калган бер кечкенә сандык исенә төшә. Үләр алдыннан бабасы: «Берәр авырлыкка төшсәң, шушы сандыктагы әйберләрне алырсың», – дип әйтеп калдырган була. Исенә төшереп, карт шул сандыкны ачып караса, сандыкта сыбызгы, өч бөртек чәч, башлары көмешләнеп, бөкләргә җайланып эшләнгән бер метрлы таяк була, ди. Карт шушы әйберләрне алып, азык-төлек алып, саубуллашып сәфәр чыгып китә.

Байтак юллар киткәч, бик калын урманга җитеп, адашып йөри бу, бүреләр сырып алалар моны. Шулай аптырап торганда кесәсендәге сыбызгысын исенә төшереп ала да өч тапкыр сызгырта. Шулчак, җир белән күкне бергә орып, бик каты өермә чыга, ди, агачлар шатыр-шотыр сына башлыйлар. Давылдан көч-хәл белән качып өлгерә. Шулай итеп күп михнәтләр күрә-күрә бер ай баргач урманны кичеп бер аланлыкка килеп чыга. Карт бик сусый, ачыга, хәле бетә. Су эзләп йөри-йөри бик калын бер тирәк янына барып чыга. Тирәк төбеннән су чыгып тора икән, карт шул суны эчеп бетерә. Бу су ерткыч хайваннар эчә торган су булган икән, ди. Суны эчеп бетергәч, ерткыч хайваннар картка ташланалар. Карт тагын сыбызгысын сызгыртып, өермә чыгарып көч-хәл белән исән кала.

Бара-бара карт килеп чыга сахрага. Ашарына бетә моның. Барырлык рәте калмый. Шул вакыт кесәсендәге өч бөртек чәч исенә төшеп, берсен алып җилгә очыра. Җилгә очыргач, моның алдында иксез-чиксез күп ризык барлыкка килә. Карт өнемме-төшемме дип шаккатып карап тора. Карт тамагын туйдыра да, ком сахрасын үтеп, бер биек кенә тауга күтәрелә. Ерактан гына ялтырап бер сарай күренә. Әлеге чәч бөртегенең берсен очырып, тамагын туйдырып ала да, бераз ял итеп, китә шул сарайга таба.

Дүрт ай тулып, бишенче айның беренче көнендә сарай янындагы бик матур бер бакча янына килеп чыга. Бу килеп җиткәндә караңгы төшкән була инде. Соңгы чәч бөртеген очырып тамагын туйдыра да ятып йоклый бу.

Яктыра башлагач, карт сискәнеп уяна да чәчәк эзләп килүе искә төшеп, коймадан бакчага төшә. Бакчада төрле җимеш агачлары үсеп утыра, җимешләре пешеп тора, ди. Җимеш агачлары арасында карт эзләп килгән матур чәчәк тә үсеп утыра. Карт өч кызына өч чәчәк өзеп алып, коймадан чыгып китим дигәндә генә моның каршысына тимер томшыклы, тимер тырнаклы бер зур Каракош килеп чыга. Кош карт янына килеп җитә дә киеменнән томшыгы белән эләктереп алып: «Син кем рөхсәте белән минем бакчама кереп чәчәкләремне өзәсең, кая алып барасың аларны?» – дип сорый. Карт башта әйтергә курка, соңыннан, җибәрмәгәч, өч кызы барлыгын, кече кызының шушы чәчәкне төшендә күреп, гашыйк булганлыгын әйтеп бирә. Шуннан соң Каракош: «Кече кызыңны миңа бирсәң, чәчәкне алырсың, кызыңны бирмәсәң, чәчәкне бирмим», – ди. Картның кече кызын бер дә бирәсе килми инде. Нишләсен, буш кул белән борылып кайтасы килми, теләсә-теләмәсә дә риза була. Киткәндә кош әйтә: «Фәлән сәгатькә кызыңны китереп җиткер», – ди, бик тиз килергә куша инде.

Ярар, кайтырга чыга бу юлга. Кайтканда зур елга буена килеп җитә, ну, һич чыгар әмәл юк. Шулай аптырап торганда өйдән алып чыккан таяк исенә төшә. Шул таяк белән су өстенә өч мәртәбә суга да, суның өстендә зур бер күпер ясала. Күпердән чыгып китә бу. Вара-бара әлеге урман буена килеп җитә. Бу шулхәтле алҗыган, арган, шулай нишләргә белми аптырап торганда: «Нигә бу бик озак килми», – дип, Каракош моны эзли чыга. Кош картны куып җитә дә әйтә: «Мин сине килеп җитә дип көтә идем инде, нишләп болай озакладың, инде икеләтә срок узып китте бит», – ди. Шуннан соң картны үзенең җилкәсенә утыртып, үз иленә кайтарып куя да әйтә: «Кызны шушында фәлән сәгатькә китереп җиткер», – ди.

Карт бик кайгырып өенә кайтып китә. Өйдәгеләр бик сагынган булалар инде. Кече кызына чәчәкне бирә дә әйтә: «Кызым, ди, бу чәчәкне синең башыңа җитәр өчен генә алып кайтканмын икән, ди. Чәчәкнең хуҗасы тимер томшыклы Каракош синең үзеңне сорый, ди. Сине алырга ук килде, фәлән төштә көтеп тора», – ди.

Шулай дигәч, бөтенесе дә «бирмибез» дип елашалар, кызны чыгармыйлар, ишек-тәрәзәләрен бикләп, йокларга яталар болар.

Каракош көтеп тора-тора, караңгы төшә. Ахыр чиктә түзми, йорт янына килеп тәрәзәне ватып керә дә картның кече кызын урлап, үз иленә очып китә.

Кош кызны алып кайта да үзенең бакчасы эчендәге бер сарайга урнаштыра. Бу сарайда Каракоштан башка бернинди җан иясе булмый. Ялгыз кыз бик сагына, бик саргая. Шулай ике ел яшәгәч, кыз өйгә кайтырга рөхсәт сорый. Каракош әйтә: «Ике сәгать унбиш минут барырсың, дүрт сәгать анда торырсың, ике сәгать тә унбиш минут кайтырсың, ди. Бер минут кына кичексәң дә миннән яхшылык булмас», – ди. Кыз шуңа риза булып, кош өйрәткән тылсым белән өенә кайтып китә. Кайтып җитүгә кочаклашып елашалар. Кыз үзенең дүрт сәгать кенә торачагын әйтеп куйган була. Шул арада апалары моңа белгертми генә сәгатьне өч сәгатькә артка чигереп куялар.

Җиде сәгать торып китә бу. Өенә кайтып керсә, Каракош моны көтеп зарыгып беткән була.

– Син, ди, мин әйткән вакытка кайтып җиттеңме? – ди Каракош.

– Җиттем, – ди кыз.

– Син вакытына кайтып җитмәдең, өч сәгатькә соңгарып кайттың, ди. Син моны үзең белмәдең, апаларың сәгатьне борып артка җибәрделәр, шуңа син соңгардың, шуның өчен мин сине кичерәм, – ди.

Шуннан соң Каракош талпына да бик матур егет кыяфәтенә керә. Егет әйтә: «Син мине кош дип уйладың, ди. Мин сине сынар өчен генә кош кыяфәтендә йөрдем, ди. Өеңә киткәч тә вәгъдәңне бозмый килдең», – ди.

Шуннан соң егет кызны үзенә хатынлыкка алып, бик шатланып, әле дә булса бергә гомер итәләр, ди.

• Журнал турында • Авторларга • Элемтәләр TAT RUS
Сәясәт Михаил Бабич: «Татарстан Мәскәү белән федератив килешүне озайтуны тәкъдим итмәде».
»» 07.12.2016
Җәмгыять Рөстәм Миңнеханов: «Туган телне саклау өлкәсендә без әле эшләп бетермибез».
»» 06.12.2016
Җәмгыять Яңа Кырлай авылында Кыш Бабай һәм Кар кызы резиденциясенә бару сезоны ачылды.
»» 03.12.2016
Җәмгыять БРИКС илләре һәм икътисады үсеп барган илләрнең иң яхшы югары уку йортлары исемлегенә КФУда өстәлде.
»» 02.12.2016
Җәмгыять Уфа һәм Бакуда танылган татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исемендәге үзәкләр ачыла.
»» 30.11.2016
Эксклюзив
Мәскәүдә «Казан» чәйханәсендә танылган татар җырчысы Зилә Камалованың җыр концерты булып узды.
Вакыйга
Кремль сараенда «Үзгәреш җиле-2016» татар җыры фестивале лауреатларының Гала-концерты үтте.
Мәкалә
XX гасырның беренче яртысында революциягә кадәр чыгарылган күренекле газета-журналларга күзәтү.
Сайланма
Казанда Камал театры каршындагы мәйданда ел саен уза торган чара - «Хәтер Көне» митингысы үткәрелде.
 © Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
 © 2014-2016 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.