1. Рун язуына нигезләнгән татар әлифбасы
Әле Идел буйларына күченеп килгәнче үк татарларның борынгы бабалары-төрекләрнең үз язулары булган. Ул-рун язуы. Рун язуындагы төрек истәлекләре Орхон, Енисей, Азов, Дон яр буйларында, Алтайда, Көнчыгыш Төркестанда, Урта Азиядә, Монголиядә табылганнар.
Борынгы төрек телендә 8 сузык аваз булган: [а], [ә], [ы], [и], [о], [у], [ү], [ө].
Язуда аларны 4 билге белән күрсәткәннәр.
Тартык авазларны белдерү өчен рун алфавитында 27 хәреф кулланылган: [бъ], [бь], [гъ], [гь], [дъ], [дь], [з], [йъ], [йь], [къ], [кь], [лъ], [ль], [м], [нъ], [нь], [ң], [н], [п], [ръ], [рь], [съ], [сь], [тъ], [ть], [ч], [ш].
Рун язуындагы текстлар уңнан сулга таба, горизонталь язылганнар.
2. Гарәп язуына нигезләнгән татар әлифбасы
Х гасырдан башлап төрек-татарларда гарәп язуы кулланыла. Татарлар гарәп графикасын мең елдан артык файдаланганнар. Бу әлифбада 28 хәреф булган.Аларның өчесе сузык авазларны белдергән.Гарәп язуы сулдан уңга таба языла.
Озак еллар буе гарәп әлифбасы үзгәрешсез кулланыла. Бары XIX гасырда гына гарәп графикасын татар телендәге авазлар системасына яраклаштыру мәсьәләсе күтәрелә.
Гарәп графикасында татар халкының бик күп тарихи истәлекләре, фәнни хезмәтләре язылган.
2013нче елдан башлап гражданнарга дәүләт органнарына мөрәҗәгать иткән вакытта гарәп һәм латин язуын кулланырга рөхсәт ителде. 2012нче елның 24нче декабрендә Татарстан Парламенты раслаган Телләр турындагы закон буенча, гарәпкә нигезләнгән татар әлифбасы түбәндәгечә языла:
3. Латинга нигезләнгән татар әлифбасы
Татар телендә гарәп хәрефләре белән язып булмый торган сузык һәм тартык авазлар бар.
20нче еллар башында бөтен төрки телле халыклар өчен бердәм латин әлифбасы төзелә.
1927нче елда латин графикасы укыту эшчәнлегенә кертелә. 1928нче елда бердәм латин әлифбасына кайбер үзгәрешләр кертелә, шуннан соң ул унике ел буена рәсми кулланылышта була.
Бу әлифба «яналиф» дип атала.
Яңалифтә 33 хәреф була. Шуларның 9ы сузык авазларны, 24е тартык авазларны белдергән.
Латинга нигезләнгән әлифба менә шундый була:
4. Кириллицага нигезләнгән татар әлифбасы
1938нче елда кириллицага нигезләнгән татар әлифбасының беренче варианты тәкъдим ителә, анда ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре өстәлә. Бу әлифба рәсми кулланылышка 1939 елдан кертелә.
Кириллицага нигезләнгән татар әлифбасында барлыгы 39 хәреф була. Аларның икесе - «ь» һәм «ъ» - хәмзә авазын белдерү өчен хезмәт итә. Ё, е, ю, я хәрефләре [йо̄́], [йэ̄́], [й͝͝э], [й͝͝ы], [йу], [йү], [йа°], [йә] аваз кушылмаларын белдерә.
Язуда 12 сузык авазны белдерү өчен 10 хәреф кулланыла: а, ә, о, ө, у, ү, ы, э, и, е. Шулардан о, ы хәрефләре [͝͝о], [͝͝ы], [͝͝э] авазларын һәм рус теленнән кергән сүзләрдәге [йэ̄́], [й͝͝э], [й͝͝ы] авазларын белдерә. Сүз башындагы Е хәрефе [йэ̄́], [й͝͝э], [й͝͝ы] авазларын, башка очракларда [͝͝э] и [э̄] авазларын белдерә.
24 хәреф тартык авазларны белдерү өчен хезмәт итә. Шулардан щ, ц хәрефләре бары рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла. Бу әлифбада [қ], [ғ], [w] авазларын белдерү өчен хәрефләр бөтенләй юк.
Түбәндә кириллицага нигезләнгән татар әлифбасы бирелә, анда хәрефләрнең урнашу тәртибе Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1997нче елның гыйнвар Карары белән беркетелә.
© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар татар интернет-журналы «Кара Аккош»ка карый (karaakkosh.com). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда татар-интернет журналы «Кара Аккош»ка (karaakkosh.com) туры сылтама кую мәҗбүри.
|