Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш түгәрәгендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбарәт. Татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә «Татарстан» дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка (чәчәк) сигез таҗ яфракчыгыннан тора.
|