
Курай - тынлы музыка инструменты. Ясалышы һәм эшләү материалы буенча бер-берсеннән аерыла торган берничә төре бар.
Курай - флейталар төркеменә керүче аэрофоннарга карый. Ләкин телле музыка төрләренә керә торган курайлар да була.
Курайның озынлыгы төренә карап 120- 180 мм алып 450-1000мм га кадәр була.
Курай чыгарган аваз, тембр һәм динамик мөмкинчелекләре аның ничек ясалышына бәйле.
Курай эшләү өчен төп материал элек заманда кисеп киптерелгән урал реброплоднигы булган, әмма хәзерге вакытта заманча материаллар киң кулланыла, мәсәлән, шомартылган шпон һәм тимер.
|