Өй артындагы талларны
Яратмасаң, кисәрсең шул;
Мин сагынсам, тәрәз ачам,
Син җил булып исәрсең.
Йөгердем, җитәлмәдем шул;
Сикердем читәннәрен шул
Ни булды икән телләремә —
Сау бул, дип әйтәлмәдем.
Урманнарга барган чакта
Адаштым юлларымны шул;
Күңелем йомшак, елармын, дип,
Бирмәдем кулларымны.
|
|
|
|