Ихтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкаңа,
Каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама.
Син кеби һәм ул теләнчеләр дә — Алланың колы;
Кул суза, мескин! — бәхетсезлек вә ачлык аркылы.
Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны;
Ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.
Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә:
Син бүген бай, бәлки шәйтаннан да ярлы иртәгә!
Булса — бир, булмас исә – җайлап сөйлә булмаслыгын,-
Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр Ильяслыгын!1
(1910)
|
1 Безнең авылларда бер-бер өйгә бер теләнче килеп, шул өйнең хатыны теләнчене: «Кит, кит, бабай, йөдәтеп йөрмә, бар, күземә күренмә!» — кебек сүзләр илә орышса, шуны ишеткән ире үзенен хатынына: «Каты бәрелмә, хатын! Ул карт Хозыр Ильяс булмасын!» — дип тәнбиһ итәдер. Монда ишарә шуңар кыйлынды (Г.Тукай искәрмәсе).
|
|
|