Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Татар әдәбияты

Габдулла Тукай

«Өч хәкыйкать»

(Майковтан)

Бар иде әүвәл заман бер Бай кеше,
Күп ашап тулган, биек таудай, эче.

Бер заман аулак урамнан барса Бай,
Әллә ни чыр-чыррр килә, — Чыпчык бугай.

Чыпчык ул, Чыпчык! Менә очты хәзер,
Ул очып Бай өстенүк төште хәзер.

Ул чырылдап кунды Байның бүркенә,
Чын-чын илтердән генә баш күркенә.

Кошчыгым чиксез кыю, чыррр-чыррр килә,
«Нинди куркъмас кош!» — ди, абый селкенә.

Абзыйның һәрбер көрәктән зур кулы,
Тотты чыпчыкны, сузып кул, берьюлы.

Шул вакыт Чыпчык сөйләргә башлады,
Сүз сөйли, чыр-чыррр итүне ташлады.

Инде Чыпчыкта хәзер Адәм теле,
Хам белән Яфәс, тагын да Сам теле.

Абзыйга ул ушбу сүзләрне сөйли
(Кош, ирексез, дикъкатен Байның били):

«Мин сиңа, абзый, булырмын файдалы,
Сәүдәгәргә андый файда кайдәле?!

Тик мине, абзый, син ит әүвәл азат,
Шуннары байрак булырсың һәм дә шат.

Син азат иткәч башымны, чөнки мин
Файдасы күп өч дөрест сүзне сөйлим.

Өч дөрест сүз ул сиңа бик файдалы,
Сәүдәгәргә андый файда кайдәле?!»

«Яхшы, яхшы, тиз булырсың син азат,
Эш алай булгачтын, итмәм мин азап».

Чыпчык әйтә: «Өч дөрест сүз шул була:
Үткән эш кайтмый, үкен син, үл, җыла.

Һичвакыт алма көчең җитмәслек эш,
Хәл җитәрлек, булдырырдайга тырыш.

Бик ышанма һәр сөйләнгән сүзгә дә,
Күп таянмас бул үзеңнән үзгәгә».

Тыңлагач, Бай әйтә: «Моннан файда юк,
Андый буш сүз кемдә юк һәм кайда юк.

Сүзләрең тормый синең тыңлауга да,
Йөрми торган акча нәрсә сәүдәдә!»

Ушбу сүздән кош бераз хәсрәтләнә,
Бай учыннан башлый ул сүзгә янә:

«Үткән эш кайтмый, дигән сүзнең, җылап»,
Мәгънәсен әйтим, колак сал яхшылап:

Бер кабып куйсаң биш, ун, йөз мең белән,
Син җылап чыкма җә эчмә төн белән.

«Алма көч җитмәслек эш»тән шул морад:
Кермә Мәскәүгә, «бирә» дип, син ерак.

Хирсы берлән тәңкә артыннан куып,
Азмы калганнар тиен кулдан шуып.

«Төрле сүзләргә ышанмаска» кушам,
Чөнки һәркем үз уенча — зур ишан.

Дәгъвасы: мин күп беләм, алдан беләм;
Эчләре тулган хата, ялган белән.

Кемдәр әйткән: «Күктәге торна өчен,
Күп очырганнар кулында бар кошын».

«Сүзләрең иске. Шулай да бул азат,
Бар, югал күздән, сине итмим газап!»

Тукталыштан абзый шул чакта туеп,
Китте юлдан, кулларын артка куеп.

Тиз-тиз атлый күпкә Бай өстендә эш,
Тик оча, калмый аның өстендә кош.

Абзыйның ул җә колагыннан үтә,
Ул ягыннан җә бу ягыннан үтә.

Абзыйның бәрлеп китә дә борнына,
Шунда булган бер якын йортка куна.

Абзый әйтә: «Мин азат иттем сине;
Нәрсә бу? Мыскыл итәмсең син мине?»

«Синдиләрне, ап-ачык, шәрран яра,
Һич зарар юк күпме кылсаң мәсхәрә.

Эзләмим читтән мисал мин, син менә,
Бәрфараз, булса бик аз фәһмең генә,

Булмага мөмкин идең бит бай кеше,
Сәүдәгәрләрнең күгендә ай кеше.

Әмма вакътың үтте тыңлап әкиятем,
Тыңлаганга, билгеле, күп «рәхмәт»ем.

Син мине тоттың. Беләмсең, шул чагын
Тиз генә ярсаң иде син корсагым,

Күрер идең зур асыл таш ятканын,
Мәңге байтырга кәфил шул тапканың.

Бер дә ялгансыз, күкәйдән зур таш ул,
Дөньяда юк, булса да тик бер таш ул!

Син үләр чакта бу байлыкка батып,
Тик гакыл юктан карап калдың катып».

Мондый сүздән абзыйның үзгәрде төс,
Ул песи күк булды әйтелгән «прес!»

Алга, артка атлый алмый ул кыеп,
Һәм баса никтер аяклар да кыек.

Аптырый, ботка суга, «ах» дип куя,
«Ах, җүләр мин, ах, мин ахмак!» — дип куя.

Шунда да уйлап таба бер хәйләне, —
Хәйләле дөнья, диләр, бит файдалы.

«Ләктереп» булмас микән дип бер тагын,
Бай чәчәргә башлый юк сүз борчагын.

Ул килә кошка таба җылшып кына,
Алдалап тотмаммы дип, тыршып кына.

Йөртә, урнында тоталмый күзләрен
Һәм үзенчә башлый хәйлә сүзләрен:

«И кошым, син мескенем, син Чыпчыгым,
Мин сөйлим, тыңла сүземнең чып-чынын.

Мин карыйм һәм дә күрәм: кош халкы сез,
Валлаһи, дим, мин сиңайтим, жалкы сез...

Йорт-нигезсез, анда оч һәм монда оч,
Шәпмени, җә, бу чегәннәрчә тормыш?

Җәй көнендә — анда яхшы, ичмасам;
Куркыныч бит кышны сезчә кышласаң.

Ул кара көзнең кыраулы кырлары!
Чиркәнеч һәм вак, суык яңгырлары!

Кыш тагын да: кар, яман салкын буран!
Очмыйлар кошлар өшүдән куркудан.

Әмма йортларда минем соң улмыни?!
Анда бар: ни нәрсәсе күңлең тели.

Мич ягабыз, булса салкын, эсситеп,
Җәй көнеме дип торырсың, ис китеп.

Һич исәп юк, бездә бик мул аш та су,
Һәр заман күрнеп тора артып ташу.

Син очып йөргәнче, кошчык, пррр да пррр!
Ташла иске тормышыңны — бездә тор».

Билгеле, кош алдавын Байның белә,
Абзыйдан ул кяһкаһә берлән көлә:

«Абзый! Абзый! Булмаган син, пешмәгән,
Корсагың үскән, ә гакълың үсмәгән.

Дәгъвалыйсың, сүзгә шәп тә телгә шәп;
Эш гакылга килсә, нәкъ син бер ишәк.

«Үткән эш кайтмый» дигәнне аңладың,
Син мине тоттың да саклый алмадың.

Син җылыйсың, һәм дә күңлең кайгыра,
«Үткән эш кайтмый, үкен син, үл, җыла!»

Һәрвакыт чиксез пошар инде эчең,
Хәсрәтеңнән, бәлки, ташларсың эшең.

Һәм хәзер «алма көчең җитмәслек эш»:
Мин тотылмыйм — хәйләлә син һәм җылыш.

Сездиләргә сезчә: «Чыпчык баш», диләр,
Әмма бездә сездән артык баш, миләр.

Мин: «Ышанма төрле юк-барга», — дидем,
Син минем юк әкиятемгә баш идең.

Син, түгел адәм, ышандың кошка да,
Инде ләкмәм җәйгә дә һәм кышка да...

Аңладыңмы? Өч хәкыйкать шул иде,
Һәр өче макъбуль иде, мәгъкуль иде.

Соң, җүләр, азрак кына уйлап кара:
Ул минем эчтә асыл ташлар кая!

Җитмәсә, ул таш күкәйдән зур тагын,
Ул сыярлыкмы минем соң корсагым?

Син үзең учлап тотып тордың мине,
Иң-буемны үлчәдең, күрдең мине:

Бер күкәй хәтле бөтен гәүдәм дә юк,
Бәс, синең хәтле җүләр адәм дә юк!»

Сүкте Чыпчыкны, төкерде җиргә Бай,
Көлкегә калганга хурланды бугай.

Бай бу эшне әйтмәде һичкемгә дә,
Ачмады серне хатынга, иргә дә.

Булган эшне чәчми йөрде ул һаман,
Торды яшьреп нәкъ егерме ел тәмам.

Тик фәкать бер көнне «башка ис тигәч»,
Азрак эчкәч, башка киткәчтән «пирәш», -

Кемгәдер ул иске серне итте фаш,
Бәлки шагыйрь шуннан иткән икътибас.

(1912)

Илтер — каракүлнең бер төре.
Байрак — баерак.
Морад — мәгънә, максат.
Шәрран яра — ачыктан-ачык.
Бәрфараз — әгәр.
Фәһмең — аның.
Кәфил — җитәрлек.
Эсситеп — эссе итеп.
Кяһкаһә — шаркылдап көлү.
Мәкъбуль — кабул ителгән.
Мәгъкуль — акылга туры килә торган.
Икътибас итү — файдаланып язу.
Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.