Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен»,1
Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.
Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннән түбән;
Тугъры күз салсаң эшенә — ул үзе миннән түбән:
Бервакыт онтыр җиһан Пушкинне һәм «Евгениен»,
Яүме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем.
Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартала;1
Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.
(1912)
|
1Тарта ала, димәк. Язганча укылыр (Г. Тукай искәрмәсе).
Яүме мәхшәрсез — кыямәт җитмичә.
Бәкалы — дәвамлы.
Бәкага — дәвамга, мәңгелеккә.
|
|
|
|
© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2020 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.
|
|
|