Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Татар әдәбияты

Габдулла Тукай

«Сагыныр вакытлар»

Туйса Иблис тормышыннан, яд итә оҗмахларын, —
Яд итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлык чакларын.

И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!

Юк гамең бернәрсәдән дә, барча эшләр ал да гөл;
Күк тә күк төсле зөбәрҗәт һәм дә баскан җир — ләгыль.

Очрамый юлда җиһанның кайгы-хәсрәт, аһына,
Тик бирәсең ул вакыт бәйгать табигать шаһына.

Һәр чәчәк — сеңлең, апаң; абзаң — үсеп торган агач;
Син сабыйдай нечкә аваз берлә сайрый сандугач.

Чәчмәгән җир күк — күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы,
Тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!

Бар күңел хәдсез, хисапсыз мәрхәмәт, шәфкать тулы,
Санки күңлең — җиргә күктән ингүче рәхмәт юлы.

Бер теләнче керсә йортка, син бирәлсәң бер телем, —
Әй була җанга хозур! Шатлыктан әйләнми телең.

Кич белән кайчак укыйлар, тыңлыйсың төрле китап,
Кайсысы көйсез була һәм кайсысы көйле китап.

Бер кызык көйле китапның моңлы таушы тирбәтеп,
Күз йомылгач, ихтыярсыз йоклыйсың шундук ятып.

Йоклыйсың рәхәт кенә; төнлә уянсаң бер заман,
Як-ягың тып-тын — әле юк яктылык, таң атмаган.

Шул вакыт яшьләр күзеңдә: җан ачып, җан сызланып
Егьлыйсың, Җан-Зөһрә берлән Җан-Таһирне кызганып.

(1912)

Яд итү — сагыну, исенә төшерү.
Зөбәрҗәт — кыйммәтле таш («күк тә күк төстәге кыйммәтле гаш кебек» мәгънәсендә).
Ләгыль — кыйммәтле таш.
Бәйгать бирү — буйсыну,
Хәдсез — чиксез.
Санки — гүя.
Җиргә күктән иңгүче рәхмәт юлы — дини мифологиядә күктән фәрештәләр төшеп йөри торган баскыч.
Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2020 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.