Бер мәхәббәтнең газабын, михнәтен сизгән кеше,
Бер сөеп арган вә җөмлә нәрсәдән бизгән кеше —
Күңеле бозланган кешедер: һич тагын бер кат сөймәс,
Инде ул беркем өчен дә гамь йимәс һәм «аһ!» димәс.
Бетте әүвәлге очынмаклар — авыр ул гер кеби;
Һич эчелмәскә мәхәббәткә йомылган керпеги.
Сүзләре салмак аның — койган кеби кургаш белән!
Күзләре иңде юешләнми аның күз яшь белән.
Һәрвакыт ул инде ялгызлык сөя, золмәт сөя;
Бер пәйгамбәр яки бер дәрвиш кеби — газләт сөя.
Файдасы юк төрле хиссият уты берлән янып,
Күңле калган көл-күмергә әйләнеп, хиссезләнеп.
Мисле шул: урман эчендә бер яшен суккан агач,
Бер хәятының суы коргач, юешлек булмагач, —
Инде ул мәңге тамыр җәймәс, ботакланмас тагын:
Бер янып сүнде — икенче кәррә ярмас яфрагын.
(1908)
|
Җөмлә — бөтенесе, барысы.
Гамь йимәс — кайгы йотмас, кайгырмас.
Золмәт — караңгылык, караңгы урын.
Газләт — ялгызлык.
Хиссият — тойгылар.
Мисле — охшашы.
Хәят — тереклек.
Кәррә — тапкыр.
|
|
|