Әле мөмкин икән иркеңне тоткынлыкка сатмаска,
Җаның көчсезлеген һич тә бу дөньяга сынатмаска, -
Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алма "хатын-кыз" дип;
Олугъ җан бул, куан-шатлан, шөкер, мин бит хатынсыз, дип.
Өйләнмәк бер-берәүнең җәбре-хаһре өсткә менмичә —
Егылмак берлә бердер, һичбер әйбергә абынмыйча.
Үземнән гыйлавә
Ышандык без Ходайга, бер вә бардыр, дип, вә ялгыз, дип;
Сөйли тел: «Кайнигәч, кайне, кәләш, – дип, – һәм дә балдыз», — дип.
(1911)
|