Телим булырга мин инсане гали,
Тели күңлем тәгали биттәвали.
Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм,
Кырылмасмы вавы*, валлаһе әгъләм?
(1906)
|
Кырылмасмы вавы — сүз уйнату:
«вәгъдәм» дигән сүзнең баштагы
«в»сы кырылса, «юк» дигән мәгънәдәге
«әгъләм» сүзе килеп чыга. «Вәгъдә
күп булса да, бар да бушка, юкка
булмасмы?» дигән мәгънәдә.
Инсане гали — бөек кеше.
Тәгали биттәвали — туктаусыз югары күтәрелүне.
|
|
|