Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;
Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сәхра сап-сары.
Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;
Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен.
Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:
Сөз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.
(1909)
|