Килде Ак диңгезнең артыннан1 очып бер карлыгач,
Кунды да ул сайрады, сайлап үзенә бер агач:
«Күпме, февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син,
Барыбер, - ди, - җитте яз һәм рухына кышның ясин».
Яз җитәдер, файда юктыр, күпме гайрәтләнсә март,
Халкыбыз сүзе буенча, гәрчә март итсә дә «шарт!»
Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен;
Тиздән иснәрбез кызыл, ал. ак чәчәкләрнең исен.
(1910)
|
1 Ак диңгезнең артыннан - Бу Ак диңгезне Төньяк боз океаны составына керүче төньяк диңгезләре белән бутарга ярамый. Тукай чорында Ак диңгез дип Урта диңгезне атап йөрткәннәр. Урта диңгез артында Африка урнашкан. Димәк, карлыгач, яз җитә башлауга, Африка материгыннан туган якларына очып кайткан.
|
|
|