Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Татар әдәбияты

Габдулла Тукай

«Япон хикәясе»

(Бурениннән)

Электә бер Ташчы торган бу дөньяда,
Безнең җирдә түгел — ерак Япунъядә.

Үзе булган таза гына бер яшь кеше,
Ялыкмыйча эшли икән ул таш эше.

Ризыкланган ачы тирләр һәм көч белән,
Көн буена ташлар ватып чүкеч белән.

Булганлыктан һаман да эш, һаман да эш,
Күрәлмаган бу яшь егет рәхәт тормыш.

Беркөн шулай эшләп-эшләп каты аргач,
Күңле кайткан эштән, тәмам хәлдән тайгач,

Тотынган ул үз-үзенә тарланырга,
Мондый начар көн күрмештән зарланырга:

«Ходаем, ник фәкыйрь иттең мине болай?
Рәхмәтең киң, мин бәндәңне кыйлсаң да бай;

Бүтәннәрдәй мин дә рәхәт сөрер идем,
Тынычлык һәм бәхет йөзен күрер идем».

Шуннан гына очып үткән бер Фәрештә
Әллә ничек моның моңын, зарын иштә.

Һәм әйтә ул: «Ярар, яхшы, шулай бул, — ди,
Ягъни: — Үзең теләгәнеңчә бай бул», — ди.

Безнең Ташчы шул минуттук зур бай булды,
Азапланган читен тормыш уңай булды.

Инде хәзер авыр эшләр муенда юк,
Рәхәт ята, һичбер нәрсә уенда юк.

Шул вакытта Ташчы күрә: зур урамнан
Үтеп бара гаскәр берләп олугъ бер Хан.

Киемнәре, баш өстендә чатырлары
Ялт-йолт килә көнгә каршы — алтын бары.

Ташчы әйтә: «Зур эшмени бу — бай булу?
Насыйп булса менә шушындый Хан булу, —

Булыр иде шул вакытта бәхтем минем;
Аһ, булсачы вәзирләрем, тәхтем минем!»

Тагы шуннан очып барган шул Фәрештә
Бу Ташчының сөйләгәне сүзен иштә:

«Теләгәнең булсын синең — син Хан бул, — ди,
Үзе китә очып: — Хәзергә сау бул!» — ди.

Ташчы карый: шулук хәлдә ул Хан булган,
Һәр ягына вәзирләр һәм гаскәр тулган.

Уенчылар матур көйләр көйләгәли,
Баш өстендә алтын зонтик күләгәли.

Шулай да бик рәхәт түгел: Кояш эссе,
Гаҗиз калды Хан эсседән, тәмам пеште.

«Кирәк түгел, - ди, - Хан булу һәм баш булу,
Насыйп булса икән миңа Кояш булу!»

Шул Фәрештә тагын шунда җитеп килеп,
Китте очып: «Ярар, булсын синеңчә», — дип.

Шул минутта Ташчы егет Кояш булып
Күктә тора, бу дөньяга нурлар коеп.

Бераздан соң әллә кайдан чыга Болыт,
Җир һәм Кояш арасына пәрдә булып;

Каплап тора әллә нинди гайрәт берлә,
Күренмидер Кояшка җир, Кояш — җиргә.

Егет әйтә: «Кирәк түгел Кояш булу,
Болыттан да кимсеттереп, юаш булу.

Тәңрем, ирек бир син миңа, Болыт булыйм,
Болыт булып, җиһанга баш булып торыйм».

Фәрештә дә шул вакытта җитеп килеп,
Китә күккә: «Ярар, булсын синеңчә», — дип.

Шулук вакыт Ташчы егет Болыт була,
Җир йөзенә яңгырларын коеп тора.

Чиләк-чиләк булып яңгыр яуганыннан,
Сулар артып, ташып чыкты ярларыннан.

Сахра, болын, игенлекләрне су басты,
Һәр нәрсәгә урын булды дулкын асты.

Бу дулкыннар кубарса да шау-шу, гауга,
Һөҗүм итеп килсәләр дә, охшап яуга, —

Шунда үсеп тора торган олугъ Таш-тау
Зәррә хәтле зарарланмыйча калды сау.

Егет әйтә: «Кирәк түгел Болыт булу,
Артык миңа Болыт булганчы юк булу!

Гайрәтемнән күрсәтмичә һичбер какшау,
Минем көчтән көлеп тора шушы Таш-тау!»

Шунда тагын Фәрештәсе килеп җитә:
«Ярар, яхшы, шулай бул син», — диеп китә.

Ташчы егет шулук минут була Таш-тау;
Гомерлеккә торырмын, ди, мин шунда сау.

Һәр яклардан килсәләр дә сулар ташып,
Дулкыннары бәрелсәләр дә шып та шып!

Кибаранә күтәреп баш, безнең Таш-тау
Селкенми дә, кузгалмый да тора сап-сау.

Шул вакытта әллә кайдан чыга Инсан,
Кулларына балта берлән чүкеч тоткан.

Килә дә ул, бу Таш-тауны вата башлый,
Таш артыннан ташны ватып ата башлый.

Егет әйтә: «Мин күп нәрсә булып үттем,
Һәрберсеннән галилек һәм бәхет көттем;

Күрдем хәзер: эшкә һич нәрсә тиң түгел,
Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел.

Кирәк түгел, мин яңадан Ташчы булам,
Әүвәлгечә иҗтиһадлы эшче булам!»

Кодрәт берлә шунда егет Ташчы була,
Әүвәлгечә иҗтиһадлы эшче була.

(1909)

Иштә — ишетә.
Шулук хәлдә — шул мизгелдә.
Зәррә хәтле — тузан кадәр.
Кибаранә — олы сыман, горур.
Инсан — кеше.
Галилек — бөеклек.
Иҗтиһадлы — тырыш.
Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.