Татар Теле
Милләт
Тарих
Күргәзмә

Татар әдәбияты

Габдулла Тукай

«Шүрәле»


I


Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр.

Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.

Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.

Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк–
ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.

Бервакыт чук-чук итеп сайрый Ходайның кошлары;
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.

Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.

Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.

Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре.

Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе.

II


Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен,
Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.

Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым...

Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле,
Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит – «Шүрәле».

Аз гына сабрит әле, и кариэм! хәзер язам;
Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам.

III


Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр,

Һич гаҗәп юк, булса булыр, — бик калын, бик күп бит ул;
Күктә ни булмас дисең, — очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

IV


Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле,
Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынны балта берлән тук та тук!

Җәйге төннең гадәтенчә төн бераз салкын икән;
Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.

Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә
Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.

Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,
Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.

Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.

Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.

Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.

V


Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»

— Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак-угъры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.

Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.

— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.
Тик сине шартымга күнмәссең диеп мин уйлыймын.

— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?
Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

— Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,
Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,
Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире;

Куйды илтеп аузын әчкән бүрәнәгә бармагын,—
Кариэм, күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын!

Суккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу,
Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу.

Шүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр,
Белми инсан хәйләсен — һич балтага күз салмыйдыр.

Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,
Шүрәленең бармагы калды кысылды шап итеп.

Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,
Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.

Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына,
Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:

— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәм генәм;
Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.

Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым диеп,
Аңгар урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп.

Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр; -
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;
Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.

Ат башыннан тоткан ул, бу Шүрәлене белми дә;
Ул моның фөрьядларын асла колакка элми дә.

— И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?

Иртәгә килгәнче дустлар тәндә җаным торса гәр,
Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.

— Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым Былтыр минем.
Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!

Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була
Һәм дә, ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була.

Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз Былтыр мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»

Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:
— Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең, — диләр.

Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!
И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!?»

(1907)

Гонҗә — ачылып җитмәгән чәчәк.
Садаи хуш — ягымлы тавыш.
Нам — исем.
Сауләт — батырлык.
Сабрит — сабыр ит.
Кариэм — укучым.
Инсан — кеше.
Фөрьяд — зарланып елау.
Асла — һич тә.

("Шүрәле". «3 нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Ахырында шагыйрь мондый аңлатма бирә:
«Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән (таянып) яздым. Өмид юк түгел әле: бара торгач, үз арамыздан маһир рәссамнар чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кыйлынган урманнарны - һәммәсен тәрсим кылып (рәсемгә төшереп) чыгарырлар. Авыл җирендәге хыялый хикәяләрнең һәммәсен язып чыгу файдадан башка бернәрсә дә булмас зан идәрем. Гъ.Т.» Текст «3 нче дәфтәр»дән (1907; 1909) алынган.

Яңалыклар / Архив
ДИН
ТР мөфтие Ислам рөхсәт иткән спорт төрләре турында
◐ 19.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Рафис Кашапов кулга алынудан куркып Россиядән китте
◐ 06.02 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Пензада татар мәктәбе ачарга телиләр,әмма хакимият каршы чыга
◐ 29.12 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
Алмаз Хәмзин: 1552нче елдан татарларның каннарына курку сеңгән
◐ 12.12 ✔ Т.И.
МӘДӘНИЯТ
Марат Бәшәров: «Мин үземнең туган татар телемне бик сагындым»
◐ 06.09 ✔ Д.К.
Танылган / Архив
ФАКТЛАР
Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар
◐ 2014 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
СССРда Алтын Урданы өйрәнүне тыю – очраклы хәл түгел
◐ 02.11 ✔ Т.И.
ҖӘМГЫЯТЬ
ТР МДН татар теле өчен көрәшне дәвам итә
◐ 07.12 ✔ Д.К.
ҖӘМГЫЯТЬ
Төркиянең төп илчесе Дильмач татарлар, Казан һәм татар теле турында
◐ 15.12 ✔ Т.И.
ТАРИХ
Гали Еникеев: «Безнең исемебез Татар»
◐ 18.04 ✔ Т.И.
Сайлап алынганнары / Архив
ТАРИХ
Гарәп теле өйрәнү кагыйдәләрен татар галиме Карабаш уйлап таба
◐ 16.10 ✔ Т.И.
ДИН
Җәдитчелек аркасында татарлар иң гыйлемле милләт булды
◐ 02.06 ✔ Д.К.
КҮРГӘЗМӘ
Сөембикә образы татар рәссамнары иҗатында
◐ 20.10 ✔ Т.И.
ТӨРКИЧЕЛЕК
Төрки телләр глобальләшү чорында юкка чыгарлар шикелле
◐ 27.05 ✔ Т.И.
ТАРИХ
XVII гасырда татар теле халыкара аралашу теле булган
◐ 31.07 ✔ Т.И.

© Бөтен рәсемнәр һәм логотип дизайны «Mardesign» студиясе тарафыннан «Кара Аккош» татар интернет-журналы өчен махсус эшләнгән (karaakkosh.com).
© 2014-2017 «Кара Аккош». Бөтен хокуклар сакланыла. Сайт материалларын тулысынча яки өлешчә күчереп алу бары журнал редакциясенең язмача рөхсәте белән яки (әгәр күрсәтелгән булса) сылтама куелганда гына мөмкин.