Исемдә курка-курка төрле уйлар уйлаган чаклар,
Гафифанә вә мәгъсуманә көлгән, уйнаган чаклар;
Исемдә һәм эчемнән көткәнем якты бәхетләрне,
Теләп яшьрен генә — рәхәт, сәгадәтле вакытларны;
Исемдә, иң элекке саф мәхәббәт дәрте кузгалгач,
Илаһи бер тәләззездән беренче кәррә тамган яшь;
Яратканым, канымның көйгәне, хәсрәтлә янганым;
«Сөям!» — дип әйткәнем, шунда кызарганым, оялганым.
Заман кичте, сулар акты, хәзер юк инде ул ялкын;
Кызу сүнде йөрәктә, мәңгелеккә инде ул салкын.
Тыныч калды йөрәк, шау-шу вә гаугадан тәмам тынды;
Моңаеп тибрәнә тик бер тәхәттырдан гына инде.
(1909)
|
Гафифанә вә мәгъсуманә — саф һәм гөнаһсыз.
Тәләззездән — ләззәтләнүдән.
Кәррә — тапкыр, кат.
Хәсрәтлә — хәсрәт белән.
Тәхәттыр — истәлек, хәтергә төшерү.
|
|
|